Татарстан Милли музее фондларын тулыландыру өчен кабат экспедицияләргә чыга башлаячак
ТР Милли музее үз фондларын тулыландыру өчен республика районнары буенча кабат фәнни-тикшеренү экспедицияләренә чыга башларга ниятли. Музейның яңа директоры Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу - районнарга сәфәрләр. Быел беренче адымнарны ясап карыйбыз. Элек бу эшчәнлек актив иде. Фонд мәйданнары чикләнү сәбәпле, әлеге эшчәнлек бөтенләй диярлек юкка чыкты. Фонд экспедициясе музей фондларын тулыландырды, ә хәзер коллекция нигездә бүләк ителгән әйберләр хисабына тулылана», - дип аңлатты Фәйзрахманов.
Ул билгеләп үткәнчә музейны үстерү һәм фондларны формалаштыру стратегиясенә 1 миллион саклау берәмлеге керәчәк. Хәзер ТР Милли музее фондларында 920 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.
Айрат Фәйзрахманов ТР Милли музее директоры итеп 2025 елның ноябрендә билгеләнде.