Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Хуҗинага 101 яшь тулган

Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗинага 101 яшь тулган. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Мәнзума Хуҗинаны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы исеменнән туган көн бүләкләре тапшырды.

«Сез – районыбыздагы иң өлкән кешеләребезнең берсе. Матур гомер юлы үтеп, шушы көнгә җиткәнсез. Бүген якыннарыгызның кадер-­хөр­мәтендә хәерле картлык кичерәсез. Гомерегезнең күп өлеше район мәгариф бү­леге белән бәйләнгән. Хез­мәтләрегез өчен бик зур рәхмәт. Алдагы көннәре­гез­не дә иминлектә, сау­лык-сә­­ламәтлектә каршыларга­ яз­­­­сын!», – диде Расих За­­­кир­җанов.

Мәнзума Әл­мө­хәммәт кызын Саба шәһәр җир­леге башлыгы Расих Хәсәнов, социаль яклау бү­леге җитәкчесе Лилия Гай­нетдинова, мәгариф хез­мәт­­кәрләренең профсоюз оеш­масы рәисе Айгөл Шәм­се­­­вәлиева тәбрикләп, из­ге теләкләр җиткерделәр.

«Хезмәтемне бәяләп кил­гәнегез, шулай хөр­мәт­лә­гәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Эшләгән чорда да хезмәттәшләрем бик яхшылар булдылар. Дус-тату эшләдек. Үзем дә гомер буе беркем белән тавышка кермәдем. Мине зурлавыгызга Аллаһ үзегезне олыласын!», – диде Мәнзума әби һәркемгә рәхмәтле булып.

Мәнзума Хуҗина 1925 елның 28 февралендә Байлар Сабасында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Саба мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, 1942 елда Саба халык судында сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. Тирән белемле, оештыру сәләтенә ия кыз 9 ел район комсомол комитетында эшли. 1954 елдан район мәгариф бүлегендә икътисадчы һәм профсоюз комитеты бухгалтеры вазифасын башкара. 1980 елда лаеклы ялга чыккач та 12 ел яраткан хезмәтеннән аерылмый. Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерә, ире 2001 елда вафат була. Ул бертуган апасының кызлары Зарема һәм Земфира Нәбиуллиналар тәрбиясендә яши.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus