Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чирмешәннән Николай Липатов: Гармун - минем җаным

(Чирмешән, 7 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова ) Николай Липатов һөнәре буенча гади слесарь, оста куллы кеше. Якташыбызның тагын бер сәләте бар – гармунчы. Кечкенәдән үк ул, яшьтәшләренең күбесе кебек, гармунда уйнарга өйрәнә. Ул вакытта, авылда өйрәнергә, үрнәк алырлык кешеләр янәшәдә генә була.

- Мәктәпкә барырга кирәген дә онытып, тирләп-пешеп, гармунда уйнап утырганым хәтердә, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Беренче гармунын - «Чайка»ны, Николайга әти-әнисе алып бирә. Бу бүләк аның гомерлек юлдашына әверелер дип кем уйлаган? Бүген Липатовлар йортында - чын коллекция. Гармуннар шкаф өстендә рәт-рәт тезелеп тора, яннарында баян белән аккордеон да урын алган. Гармуннарның барысы да - бүләк. Күпчелеген хатыны бүләк иткән, ул - иренең күңелен иң яхшы аңлаучы. Уен коралларының һәрберсе хуҗа кулларының җылысын тоя. Без баргач та әле берсен, әле икенчесен алып уйнады.

- Аккордеонның яңгырашына кызыгып үзем сатып алган идем, тик аны буйсындыра аламадым, яшь бара бит, - диде Николай Харитонович.

Николай Липатовның музыкаль биографиясе вакыйгаларга бай. 40 яшендә ул ансамбльдә чыгыш ясый башлый, ә аннары ун ел буе Алабугадагы чуваш милли мәдәни үзәкне җитәкчелек итә. Ул чуваш һәм рус җырларын гына түгел, татар җырларын да белә - музыка теле аның өчен интернациональ.

Фото: © «Безнең Чирмешән»

- Шулай да туган телдәге моңнарда аерым бер тылсым бар. Чуваш җырлары ничектер йөрәктән чыга сыман, - ди гармунчы.

Авылга кайткач, аның иҗат тормышы яңа дулкын алган. Алар хатыны белән авыл клубында еш булалар. Николай Харитонович сәхнәдә гармун да тарта, җырлый да, башкаларны да җырлата.

- Гармунда уйнаганда, минем бурычым - кешене ачу, җырчыны тою, - ди ул.

Якташыбызны гармунның яшьләргә кызыксыз булуы борчый. Ләкин ул бу уен коралының югалмасына ышана, чөнки музыкасыз милләт тә юкка чыга. Шуңа күрә ул уйнап кына калмый, ә үзе дә көйләр иҗат итә.

- Гармун - минем җаным. Аннан аерыласым килми һәм аерылырга теләмим дә, - диде Липатов.

Табигать Николай Харитоновичка сәләтләрне жәлләмәгән. Ул балачакта рәсемне дә бик матур ясаган, соңрак бу шөгылен ташлаган. Ә ата-ана йортына кайткач, аның оста кулларына эш арта: йортны үзе яңарта, төзәтә. Гадәттә, мондыйлар турында «алтын куллы», диләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus