Казанда 300 мең сумга 1949 елгы «Урал» мотоциклы сатыла
Казанда 300 мең сумга 1949 елгы легендар «Урал М-72» мотоциклы сатыла.
Белдерүдә күрсәтелгәнчә, мотоцикл яхшы хәлдә. Транспорт чарасында 20 мең километр юл үтелгән. Куәте – 22 ат көче. Двигателенең күләме – 749 кубик сантиметр.
«М-72» мотоциклы 1941 елдан 1960 елга кадәр җитештерелгән. Башта ул бары тик хәрби ихтыяҗлар өчен генә кулланылган, мотоцикл 1950 еллар уртасында гына ирекле сатуга чыгарылган.