Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Ел хатын-кызы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Казан Ратушасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Чарага җыелган гүзәл затларны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Ул шулай ук һәр хатын-кызга Казанның чәчәк атуына һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

«Казан зур шәһәрләр арасында халык саны үсеше темплары буенча лидер булып кала. Монда балалар тәрбияләп үстерүче, үз көчләренә һәм иртәгесе көнгә ышаныч уятучы хатын-кызларның өлеше зур», - диде Илсур Метшин.

Конкурста хатын-кызлар сигез номинация тәкъдим ителгән иде: «Хатын-кыз - ана», «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз - галим», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Хатын-кыз - лидер», «Хатын-кыз - бизнес-леди», «Хатын-кыз - ел үрнәге», «Өченче яшьтәге героиня». Ир-атлар ике номинациядә («Ир-ат - лидер» һәм «Ир-ат -игелекле йөрәк») билгеләп үтелде.

«Хатын-кыз - ана» номинациясендә махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны, алты бала анасы Жанылганым Куспанова җиңде. Ул «Офицер хатыннары берлеге» иҗтимагый оешмасында тора, анда күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр юнәлешенә җитәкчелек итә. «Герой хатыннары советы 26 Калибр» хәрәкәте волонтеры.

«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә тарихчы, мәдәни ландшафт һәм тәңгәллек мәсьәләләре буенча эксперт Энҗе Дусаева һәм 30 ел буе Тимерьюлчылар мәдәният сараенда эшләүче Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вероника Зайцева бүләкләнде.

«Хатын-кыз - галим» номинациясендә профессор, югары квалификацияле категорияле табиб, Казан дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире Гөлшат Хәсәнова лауреат булды.

«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Элекон заводы» АҖ инженеры Галина Сметанина һәм Казан авиация заводының очу аппаратлары электр җиһазлары монтажчысы Мәрьям Шәрәфуллина билгеләп үтелде.

«Хатын-кыз - лидер» номинациясендә «Апуш» балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова җиңү яулады. «Хатын-кыз - бизнес-леди» номинациясендә үзмәшгуль, биш бала анасы Динара Җәләлиева бүләкләнде.

«Өченче яшьтәге героиня» номинациясендә спорт аэробикасы буенча тренер-укытучы Надежда Сөләйманова һәм пенсионер Наилә Биктимерова җиңде. «Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә КНИТУның үсеш программасы белән идарә итү офисы директоры Ләйсән Догадина билгеләп үтелде.

Кунаклар өчен Казанның вокаль һәм бию коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus