Казанда салым инспекциясенә 4 миллион сум бурычы булган машина йөртүчене тотканнар
Казанда салым түләүдән качып йөрүче машина йөртүчене тотканнар. Аның дәүләткә 4 миллион сумнан артык бурычы җыелган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, закон бозучыны ЮХИДИ һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча уртак рейды вакытында тотканнар. 47 яшьлек ир-атны тикшергән вакытта аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычы 45 мең сум тирәсе тәшкил итүе ачыкланган. Шул ук вакытта, машина йөртүче башка әҗәтләрен дә түләмәгән, шул рәвешле аның 4 миллион сумнан артык бурычы җыелган.
Ир-атның машинасына арест салып, штрафстоянкага алып киткәннәр.