Төмәндә Себер татарларының милли аш-су традицияләренә багышланган китап тәкъдим ителде
Төмән шәһәренең «Пыяла» татар ашлары йортында Земфира Шәрипованың Себер татарларының милли аш-су традицияләренә багышланган яңа китабы тәкъдим ителде. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркемендә хәбәр ителә.
Китапта борынгыдан килгән ашлар, хуш исле эчемлекләр һәм милли камыр ризыклары рецептлары тупланган.
Мондый китаплар бүген аеруча кадерле, чөнки алар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм кунакчыллык традицияләрен сакларга ярдәм итә. Бу гади рецептлар җыентыгы гына түгел — ул безнең тарихыбызның бер өлеше, тамырларыбызны искә төшерүче һәм буыннарны берләштерүче кыйммәтле мирас та.
Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе 14 мартта 14:00 сәгатьтә Тубыл шәһәренең Үзәк китапханәсендә дә узачак.