Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Геройлар янәшәдә» бәйгесенең «Роман» номинациясендә җиңүчеләргә 500әр мең сум биреләчәк

Татарстанда «Геройлар янәшәдә» конкурсының «Роман» номинациясендә беренче урын алучыларга 500әр мең сум акча биреләчәк. Бәйгегә рус һәм татар телләрендә язылган романнар кабул ителә. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.

«Рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе кертелде. Җиңүчеләргә яртышар миллион сум акча биреләчәк. Шулай ук, параллель рәвештә Татар китап нәшрияты химаясендә «Язучылар мәктәбе» махсус белем бирү курсы эшләячәк», – дип хәбәр итте Айдар Сәлимгәрәев.

Әлеге бәйгегә махсус хәрби операция зонасында ил данын яклаучы батырларга багышланган язмалар кабул ителә.

Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:

  • «Роман» номинациясендә: I урын – 500 мең, II урын – 340 мең, III урын – 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.
  • «Повесть» номинациясендә: I урын – 300 мең, II урын – 200 мең, III урын – 150 мең сум.
  • «Хикәя» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III – 55 мең сум.
  • «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын – 150 мең, II урын – 100 мең һәм III урын – 70 мең сум.
  • «Очерк» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III урын – 55 мең сум.

Быел бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Узган елда беренче конкурска 136 эш кабул ителгән булган, шуларның 95е конкурс комиссиясе хөкеменә үткәрелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus