Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан халкының мәгълүматны күбрәк нинди ысуллар аша алуы билгеле

Татарстан халкы арасында мәгълүмат алу өчен популяр булган биш канал билгеле. 2024 ел белән чагыштырганда, алар үзгәрмәгән. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«ФОМ-Татарстан» сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, 2025 елда төп мәгълүмат каналлары – телевидение, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары, мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм таныш-белешләр», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, хәзер аудитория күбрәк мессенджерларга өстенлек бирә. Халык яңалыкларны күбрәк шуннан белә. Алар хәтта социаль челтәрләрне узып китеп, интернет мәгълүмат чараларын куып җиткән диярлек.

«Телеграм тулысынча ябылыр дигән шикләр булганлыктан, бүгенге көндә медиамохит берникадәр аптырашта. Безгә яңа шартларда эшләргә кирәк», – диде Сәлимгәрәев.

Агентлык җитәкчесе МАХ мессенджеры былтыр бик вакытлы пәйда булуын һәм, аудиториядә популярлык казанып, лидерлар өчлегенә керүен әйтте. WhatsApp (77 процент) һәм Телеграмнан (76 процент) соң, узган елда МАХ мессенджерына 57 процент туры килгән. Республикада бүген 1 миллионнан артык кеше МАХта теркәлгән.

«WhatsApp һәм Телеграмда чикләүләр кертелгәннән соң һәм МАХта яңа мөмкинлекләр кертелгәннән соң, мессенджерның аудиториясе артачак. Безнең массакүләм мәгълүмат чараларына шунда эшләргә кирәк. Бер постка күпме кеше керүе, язылучылар саны буенча «Татмедиа» МАХта беренче яңалык каналлары рәтендә», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus