Казанда коткаручылар кер юу машинасында кысылып калган ике яшьлек баланы чыгарган
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Казанда ике яшьлек малай кер юу машинасына кергән һәм барабанда кысылып калган. Ул аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган, әти-әнисенең дә тырышлыгы бушка киткән. Шуннан соң коткаручыларны чакыртканнар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, малайны кер юу машинасыннан чыгарып, әти-әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Коткаручылар искәрткәнчә, өйдә бала өчен иң куркыныч әйбер – электр, шуңа күрә розеткаларны ябып куярга кирәк. Тәрәзәләргә блокираторлар урнаштырырга киңәш ителә. Очлы әйберләр, дарулар һәм көнкүреш химиясе бала кулы җитми торган урында сакланырга тиеш.