Нәбиуллина киләсе елда россиялеләрнең банк карталары бердәм реестры булдырылачагын әйтте
2027 елда россиялеләрнең банк карталары бердәм реестры булдырылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага сылтама белән хәбәр итә.
«Быелның 1 сентябреннән бер банкта карталар санын чикләү буенча норма гамәлгә керергә тиеш. Ә бер елдан соң түләү карталарын исәпкә алуның бердәм системасы булдырылачак һәм аны куллану мөмкилеге туачак», – дип искәртте Үзәк банк башлыгы кредит оешмаларының Россия Банкы белән еллык очрашуында.
Элегрәк, узган елның ноябрендә, Үзәк банкның мәгълүмати иминлек департаменты директоры Вадим Уваров регулятор һәм банклар түләү карталарының бердәм реестрын булдыру юнәлешендә эшли, дип белдергән иде. Бу финанс оешмасына яңа карта сорап мөрәҗәгать иткәндә кешенең башка банкларда ничә картасы булуын күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Агымдагы елның сентябреннән клиентның бер банктагы түләү карталары саны ун карта белән чикләнәчәк.
Элегрәк Финанс базары илкүләм советы мошенниклыкка каршы көрәш буенча закон проектыннан Үзәк банк директорлар советына түләү карталарының гамәлдә булу вакытын билгеләү хокукын бирә торган норманы төшереп калдырырга тәкъдим иткән иде.