Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин үзмәшгульләр өчен штрафлар практикасын өйрәнергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә гражданлык-хокукый килешүләр кысаларында үзмәшгуль гражданнар өчен штрафлар кертү һәм кирәк булганда аны чикләү практикасын өйрәнергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

«<...> хуҗалык итүче субъектларның гражданлык-хокукый килешүләрендә мондый килешүләрне үтәүче үзмәшгуль гражданнарга карата санкцияләр, шул исәптән штрафлар билгеләү практикасын анализларга һәм анализ нәтиҗәләре буенча кирәк булганда Россия Федерациясе законнарына әлеге практиканы чикләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә <...>», - диелә 2025 елның 9 декабрендә узган Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән йөкләмәләрнең бер пунктында.

Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул докладны агымдагы елның 1 июленә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.

2026 елның гыйнварына Татарстанда 447 меңгә якын үзмәшгуль граждан теркәлгән. Үзмәшгульләрнең гомуми кереме җиде ел эчендә (2025 елның ноябренә) 272 млрд сумнан артып киткән.

Быелның февралендә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов 2029 елда һөнәри керемгә салым эксперименты тәмамланганнан соң үзмәшгульләр эшли ала торган өлкәләр санын чикләргә тәкъдим итте.

2019 елдан кереме елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгуль гражданнар өчен һөнәри керемгә салым ставкасы 4 процент (физик затлари кеременнән) яки 6 процент (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кеременнән) күләмендә гамәлдә. Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәргә тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus