Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тубылда «Муса Җәлил истәлеге»нә багышланган укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Бу чыннан да онытылмаслык вакыйга иде, ул безнең округның иң яхшы иҗат көчләрен берләштерде. Сәхнәдә авыллардан сайлап алынган 12 иң яхшы номер чыгыш ясады. Артистлар Төмәндә өлкә этабында Тубыл округын тәкъдим итү хокукы өчен көрәштеләр.

Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич, Дума рәисе урынбасары Альберт Апсатаров мөрәҗәгать иттеләр. Алар финалга үткән барлык иҗат коллективларына катнашучы Дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бу көнне сәхнә талантлар өчен мәйданчык булды: алар үзләренең вокал һәм хореография осталыкларын күрсәттеләр. Залның бәйрәм рухы иҗат, хис-кичерешләр һәм сәнгатькә ихлас мәхәббәт белән тулды. Дулкынлануга карамастан, һәр башкаручы тамашачыларның һәм ярдәм төркемнәренең көчле алкышлары ярдәмендә ачыла алды.

Флора Юнысова «Син җитмисең җанга» җыры белән безнең җирлекне тәкъдим итте. Аның чыгышы концертның чын бизәге булды.

Жюри катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенә һәм талантына гаҗәпләнде. Чыгышлар чын‑чынлап якты, истә калырлык һәм эмоциональ килеп чыкты.

Шулай ук гала-концертта «Муса Җәлил истәлеге»нә багышланган укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Дипломнарны һәм бүләкләрне Тубыл округы мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов тапшырды. Дипломнар төрле яшь категорияләре һәм номинацияләр буенча бирелде. «Сәнгатьле уку» номинациясендә (7-13 яшь) I урынга - Ленар Колмәмәтьев (Лаемтамак), «Сәхнәләштерү» номинациясендә I урынга - Раяна Мәмәтгалиева («Бишек җыры», Лаемтамак) лаек булдылар.

Барлык артистларга эчкерсез хисләре һәм кабатланмас колоритлары өчен рәхмәт белдерәбез. Бу чын мәдәният, дуслык һәм иҗат бәйрәме иде».

Төмәннең «Яңарыш» газетасыннан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus