Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы онлайн-казиноны легальләштерүгә каршы

Сораштыруда катнашкан Россия гражданнарының күбесе онлайн-казиноны «күләгә»дән чыгару идеясен хупламый. Бу хакта «Ведомости» Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү аналитик үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, респондентларның 55 проценты бу бизнесны легальләштерүгә каршы чыккан, 30 проценты гына инициативаны хуплаган. Тикшеренүдә катнашучыларның тагын 15 проценты җавап бирергә кыенсынган.

Басма хәбәр иткәнчә, легальләштерү тарафдарлары, беренче чиратта, икътисади файдага өметләнә: аларның 58 проценты бу бюджетны тулыландыру хисабына илгә файда китерер дип ышана. Һәр дүртенче тарафдар (26 процент) дәүләт контроле базарны ачык итәчәк, дип саный, ә 10 проценты, тармакның рәсми статусы лудомания белән көрәштә ярдәм итәчәген уйлап, социаль нәтиҗәгә күрсәтә.

Инициативага каршы чыгучыларның өстенлекләре башка. Риза булмаучыларның 38 процентын хәвефкә салган төп әйбер - халыкта уенга бәйлелекнең котылгысыз артуы. Респондентларның 37 проценты интернетта комарлы уеннар – алдау һәм легаль булмаган эшчәнлек төре ул дигән фикерне алга сөрә. Сораштыруда катнашканнарның тагын 14 проценты чара максатчан түгел, чөнки казинодан кергән табыш бюджетка барып җитмәячәк, ә бары тик чикләнгән затлар даирәсен генә баетачак дип саный.

Телефон аша сораштыру 2026 елның февралендә үткәрелгән, анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus