Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Новосибирскидан килгән ир-ат ни өчен Татарстанда контракт имзалавы турында сөйләде

Сергей Казанга Новосибирскидан килгән, аңа - 47 яшь. Ул Татарстанда контракт имзаларга карар кылган, чөнки биредә Идел буе федераль округындагы иң югары түләүгә өметләнергә була. Якын арада ул хезмәт итү урынына китәчәк.

«Мин разведчик булып хезмәт итәчәкмен. Тәҗрибәм бар, армиядә төзү атучы белгечлеген үзләштердем. Бабай бик оста аучы, мине дә үзе белән ала иде. Ауга мәхәббәт бабайдан күчте, бөтен гомеремне тайгада уздырдым, күпмедер вакыт умартачылык белән шөгыльләндем. Хәзер Ватанга файдалы буласым килә», - дип сөйләде Сергей «Татар-информ» агентлыгына.

Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.

Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus