Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Татар азаны 2026» бәйгесе башланды

Татарстанда татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесе, шулай ук махсус әзерлек курсы үткәрелә. Катнашу өчен 7-13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Конкурсны «Рухи моң» иҗат берләшмәсе оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге шартлары буенча, азан татар мәкаме белән әйтелергә һәм татар милли көенә нигезләнергә тиеш. Төп игътибар тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгын үтәүгә, гарәп авазларын дөрес әйтүгә биреләчәк. Моннан тыш, азан яхшы ишетелерлек һәм күңелгә үтеп керерлек булырга тиеш.

«Укырга һәм бәйгедә катнашырга азан әйтә белгән һәм азан өйрәнергә теләгән малайларны чакырабыз. Безнең төп бурыч – теләге булганнарны өйрәтү. Һәр ир-ат азан әйтә белергә тиеш!» – дип ассызыклады оештыручы Марсель Әхмәдуллин.

Бәйге берничә этапта уздырыла:

  • 3 мартка кадәр катнашучыларны теркәү;
  • 3 марттан 10 мартка кадәр балаларга читтән торып белем бирү;
  • 11-12 мартта – бәйгедә катнашу өчен азаннар (видеолар) кабул итү;
  • 15 мартта – финал һәм бүләкләү.

Уку түләүле – 700 сум, диелә.

Төп бүләк – Гомрәгә сертификат. Финалга чыгучылар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Курсны уңышлы узган һәр катнашучыга татлы җыелма, медаль һәм белем алу турында сертификат тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus