«Апуш» студиясе остазлары: Иң мөһиме – балаларның игътибарын җәлеп итү
Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе, дүрт яшьлек туган көне уңаеннан, ачык дәрес күрсәтте.
Студиянең алты төркемендә балалар белән барлыгы 15тән артык остаз шөгыльләнә. Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова остазлык эшендә балаларның игътибарын җәлеп итү мөһимлеген әйтте.
«Хәзер балаларның игътибарын тотып тору авыр, чөнки гаджетлар заманасы, кызыксынулары күп. Сәхнә теле буенча бирелгән материал белән кызыктыру авыррак, ләкин бер кызыксынып китсәләр, алар шуның белән «авырый» башлый. Иң мөһиме – аларның игътибарын җәлеп итү», – диде Резедә Сәләхова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
«Апуш»лылар атнага өч тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнә. Остаз сүзләренчә, моны исәпкә алып, 10-11 сыйныфларга җиткәч, имтиханнарга әзерләнергә кирәк дип, студиядән китүчеләр дә бар. Шулай ук, 9нчы сыйныфтан соң, имтиханнарны тапшыргач, 10нчы сыйныфта яңадан кире кайтучылар да булган.
«Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе остазы, Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина әйтүенчә, «балалар белән шөгыльләнүдә, кыенлыкларга караганда, рәхәтлеге күбрәк». «Уңай яклары күп булганга, авырлыгын сизмибез. Дөрес, балалар белән эшләү җиңел түгел, ләкин алар саф, самими, аларның мәхәббәтләре күзләренә чыккан. Килеп, остазын кочуга, бөтен кыенлыклар онытыла, бала күңеленә кереп чумасың», – диде ул «Татар-информ»га.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта нәниләр төркемендә 50 ләп бала шөгыльләнә. Үсә төшкәч, балалар студиянең башка филиалларына китеп, актерлык осталыгына өйрәнүен дәвам итәләр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе дүрт яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Балаларның сөйләм, сәхнә, актерлык, вокал осталыгын Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, парламент депутатлары Айрат Зарипов, Камил Ногаев тамаша кылды.