Түбән Камада мәчетләр һәм храмнар төзергә ярдәм итүче «Игелекле эшләр» фонды ачылды
Түбән Камада «Игелекле эшләр» хәйрия фонды эшли башлады. Аның төп максаты – махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүче хәйрия проектларына булышу, шулай ук Түбән Кама муниципаль районының дини һәм мәдәни мирасын саклау.
«Фонд узган атнадан башлап актив эшли. Счет ачылды, тест режимында сайт эшли башлады», - дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Радмир Беляев.
Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина фондның эшен башлап җибәрү һәм аның Мәктәп бульвары, 2а адресында урнашкан офисы турында сөйләде. Фонд дини һәм мәдәни объектлар төзелешенә акча җыю өчен платформа булачак, дип ассызыклады ул.
Фонд гамәлгә ашырачак төп проектлар:
- «Ак каен» мәчете төзелешен төгәлләү;
- Үзәк җәмигъ мәчете фасадын ремонтлау;
- Дини-агарту үзәген һәм кафедраль собор төзү;
- Ватанны саклаучылар истәлегенә мемориаль комплекс – Мәңгелек ут янында һәм Хәрби дан аллеясында махсус хәрби операция катнашучыларына һәйкәл кую һәм шәһәр зиратының мөселман өлешендә истәлекле стела урнаштыру.
Фонд ирекле иганә акчаларын туплаячак һәм аларны дини һәм мәдәни объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм төзекләндерүгә юнәлтәчәк. Проект иганәчеләр ярдәмен җәлеп итәргә, хәйрия чаралары оештырырга һәм интернет-мәйданчыклар һәм социаль челтәрләр аша эшләргә планлаштыра.