Иртәгә КФУ студентлары Әмирхан Еники яшәгән йорт фасадына чәчәкләр куячак
Бүген, 2 март көнне, татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең туган көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Казан федераль университетында берничә истәлекле чара планлаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина хәбәр итте.
«Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында дөньяга килә. Бүген аның туган көне. Елдагыча иртәгә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» түгәрәге студентлары Әмирхан Еники соңгы елларда яшәгән Чехов урамындагы 53 нче йорт фасадына куелган истәлек тактасына чәчәкләр куячак. Биредәге язучы скверында әдипнең әсәрләрен искә төшерү, аның оныгы белән очрашу һәм аралашу күздә тотыла», – дип белдерде ул.
Март аендагы чаралар моның белән генә чикләнми. КФУ студентлары тарафыннан Әмирхан Еникига багышланган махсус сайт эшләнгән. Әлеге проект 13 мартта «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә узачак шәһәркүләм «Еники укулары» конференциясе кысаларында тәкъдим ителәчәк.