Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бакуда Татар милли ашлары көненә багышланган чара узды

1 мартта Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә Бөтендөнья татар милли ашлары көненә багышланган мәдәни чара узган.

Татар милли мәдәни һәм кулинария мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру, рухи кыйммәтләрне һәм милләтара мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуны максат итеп куйган чараны республикадагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм Каюм Насыйри исемендәге мәгариф-мәдәният үзәге оештырган. Бу хакта «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.

Тантанада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, иҗат коллективлары, уку үзәкләрендә белем алучылар, шулай ук татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы кунаклар катнашкан. Программа кысаларында катнашучыларга татар милли ашлары тарихына һәм традицияләренә, аның милли үзенчәлекне формалаштырудагы һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаудагы әһәмиятенә багышланган тематик видеоматериал тәкъдим ителгән.

Фото: Эльмира Юсифли

Концерт программасында милли музыкаль сәнгать коллективлары һәм үзешчән башкаручылар чыгыш ясаган. Сәхнәдә «Лалә» һәм «Ак калфак» ансамбльләре, баянчылар дуэты, шулай ук татар халык һәм заманча музыкаль әсәрләрен башкарган җырчылар – Илгар Акчурин һәм Рафаэль Усманов үз осталыкларын күрсәткән. Каюм Насыйри исемендәге үзәкнең яшь шәкертләре татар милли ашларына багышланган шигырьләр укыган.

Чара барышында традицион татар ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелгән. «Ак калфак» җәмгыяте һәм К.Насыйри үзәге вәкилләре коймак пешерү дәресе уздырган һәм кулдан токмач кисү традициясен күрсәткән.

Катнашучылар милли ризыклар әзерләү үзенчәлекләре һәм татар аш-суы традицияләре белән якыннан таныша алган. Чара азагында татар милли ашлары белән чәй эчү оештырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus