Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе системасын 195 еллыгы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта катнашты. Чара Биектау районының Чыршы авылында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы Рәисе Дмитрий Зубов белән бергә Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге күргәзмәсен карады. Анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итте. Модератор Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева булды. Докладлар белән шулай ук Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Дмитрий Зубов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны истәлекле дата белән котлады. Ул Дөбъяз авылында Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге белән X5 ачкан яңа кибетне караганнан соң тәэсирләре белән уртаклашты.

Республика башлыгы кулланучылар кооперациясе системасына дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, шәхси бизнес ерак урнашкан авыл территорияләрендә сәүдә итүне оештыруны тәэмин итә алмый, шуңа күрә бу бурыч дәүләт һәм кулланучылар кооперациясенә йөкләнә.

Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге һәм аның җитәкчесе кооперацияне үстерүне тәэмин итәчәк, дип ышаныч белдерде. Ул Дөбъяздагы яңа кибеткә югары бәя бирде. ТР Рәисе Дмитрий Зубовка һәм Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге партнерларына рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы җитәкчесе республикада мондый кибетләр санын 500гә кадәр арттыру планын хуплады (хәзерге вакытта барлыгы 100 кибет ачылган). Ул шулай ук Татарстанның 2026 елның 8-10 июлендә Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын уздырырга әзерлеген раслады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus