Татарстан халкын кар һәм буранның көчәюе турында кисәттеләр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын кар һәм буран көчәю турында кисәттеләр.
Ведомствода уңайлы һәм таймый торган аяк киемнәреннән йөрергә, юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга, шулай ук югары конструкцияләрне, түбәләрдән боз сөңгеләре төшәргә мөмкин урыннарны урап узарга киңәш итәләр. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен маневрлар ясамагыз, диелә.
Искәртәбез, бүген кич һәм иртәгә Татарстанда көчле кар, буран һәм бозлавык көтелә.