Юстиция министрлыгы волонтеры махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтүдә катнашты
ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәре Гөлфия Насыйрова «МИР» волонтерлар төркеме эшендә катнаша. Бу – аның махсус хәрби операция зонасына беренче мәртәбә генә гуманитар йөк илтүе түгел, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бу атнада «Кукмара» волонтерлар отряды белән чираттагы сәфәр оештырылды. Миссия кысаларында хәрбиләргә УАЗ автомобильләре өчен запас частьлар тапшырдылар. Шулай ук финанс ярдәме дә күрсәтелде, аны формалаштыруда Татарстан Юстиция министрлыгы коллективы катнашты.
Гөлфия Насыйрова билгеләп үткәнчә, мондый сәфәрләр – барыннан да элек катлаулы шартларда көн саен хәрби бурычын үтәүчеләргә адреслы ярдәм. Аның сүзләренчә, ярдәмнең чыннан да адресатка барып җитүен күргәч, үз эшеңнең әһәмиятен аңлыйсың.