Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 марттан пособие билгеләгәндә алимент күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк

Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының граждан-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Наталья Свечникова хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Ул аңлатканча, алиментлар суд акты белән расланмаган очракларда социаль фонд төбәк буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып эш итәчәк. Элегрәк исәпләгәндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) исәпкә алына иде.

Эксперт сүзләренчә, үзгәрешләрдән соң гаилә керемендә исәпкә алыначак алиментлар суммасы артачак, чөнки уртача хезмәт хакы, кагыйдә буларак, минималь хезмәт хакыннан югарырак. Бу, үз чиратында, гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләүгә һәм бердәм пособие алу хокукына йогынты ясарга мөмкин.

Свечникова шулай ук ачыклык керткәнчә, әгәр алимент суд аша түләтелгән икән, гаилә кеременә фактта керә торган сумманы кертәчәкләр. Әгәр дә суд карары булмаса, фонд алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпли – хәтта түләүләр даими булмаган яки азрак күләмдә башкарылган очракта да.

Эксперт суд рәсмиләштерүеннән башка алимент алучыларга һәм бердәм пособиегә гариза бирергә ниятләүчеләргә, аларны суд приказы яки нотариаль килешү аша рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу очракта исәп-хисап вакытында реаль керемнәр исәпкә алыначак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus