Татарстан 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 млрд сум акча юнәлдерәчәк
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга Татарстанда 7,5 млрд сумнан артык акча каралган. Республика Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5,8 млрд сумнан артыгы федераль бюджеттан, 1,7 млрд сум тирәсе – республика бюджетыннан бирелә.
Акчалар 38 мәгариф учреждениесенә һәм бер Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясауга тотылачак. Шулай ук мәктәпләрне «Иминлек нигезләре һәм Туган илне саклау» һәм «Хезмәт» фәннәрен укыту өчен җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.
Укытучыларга сыйныф җитәкчелеге, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек өчен айлык түләүләр дәвам итәчәк. Аерым түләүләрне авыл торак пунктларына эшкә күченгән укытучылар алачак.
Моннан тыш, яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү һәм иреклеләргә ярдәм итү программасын финанслау каралган. Планда – инвалидлык алган махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру.
2025 елда илкүләм проект кысаларында һәрберсе 1 224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзеделәр – Чаллы һәм Казанда. Тагын ун мәктәп ремонтланды.
Шулай ук тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре айлык түләүләр белән тәэмин ителде, ә авыл торак пунктларына күчкән укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен бүләкләр бирелде. Бу түләүләрнең гомуми суммасы якынча 3,7 млн сум тәшкил иткән.
Республикада ел саен үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия иң яхшы төбәк практикалары конкурсы кысаларында иреклеләргә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылды.
2025 елда илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелде, капиталь ремонтланды һәм модернизацияләнде. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга барлыгы 46,4 млрд сум юнәлдерелгән.
2026 елда Татарстан 12 илкүләм проект составына кергән 45 төбәк проектында катнашуын дәвам итә.
Агымдагы елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 54 млрд сумга якын акча юнәлдерү планлаштырыла. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, 25 млрд сумы республика бюджетыннан.
Моннан тыш, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) Россия Цифрлар министрлыгы белән берлектә «Мөмкинлекләр навигаторы» проектын гамәлгә ашыра. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан. Бу 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен түләүсез сервислар агрегаторы, ул ил төбәкләрендә чаралар, форумнар, конкурслар һәм ярдәм чараларын табарга ярдәм итә.