Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айгөл Габдрахманова: «Сәләт»тә һәрбер бала үзенә якын булган шөгыль таба ала

«Сәләт» яшьләр үзәге быелгы җәйге сезонда 25 смена оештырырга ниятли. Ял итү өчен гаризалар 2 марттан кабул ителә башлаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.

«Безнең сезон 2 март көнне эшли башлый. «Сәләт» сайтында һәрбер бала, яки әти-әни гариза тутырып җибәрә ала. Быел барлыгы 25 смена планлаштырыла. Безнең юнәлешләр күптөрле – санак, медиа, математика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнү, тел практикасына чуму. «Сәләт»тә һәрбер бала үзенә якын булган шөгыль таба ала», – дип искәртеп узды ул.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, аланнар яшь буенча бүленә, аларда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар ял итә ала. География буенча да сайлау мөмкинлеге каралган.

«Безнең аланнар яшь буенча бүленә, лагерьларда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар ял итә ала. География буенча шулай ук балалар үзләренә, әти-әниләренә уңайлы булган җирлекне сайлый ала. Татарстанга килгәндә, Алексеевск районының Биләр авылында «Фәнсар» үзәге урнашкан, Кама Тамагында «Аргамак» үзәге, Лаеш районында «Йолдызлы» үзәге эшли, шулай ук Сабада, Азнакайда, Чувашия Республикасында «Сәләт Батыр» үзәкләрендә сменалар узачак. Июль, август айларында Кырым Республикасы «Сәләт Ак Барс» үзәгендә ике смена оештырыла», – дип таныштырды директор

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Директор сүзләренчә, җәйге сезонга әзерлек эшләре узган елның көзеннән үк башланган. Оештыручылар, балаларның анкеталарын анализлап, программаларны камилләштерә, ел дәвамында әйдаманнар, башҗитәкләр, укытучылар һәм остазлар белән актив эш алып барыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus