Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Һәр бала тулы тормышлы шәхес булырга тиеш: инвалид балалар ничек һөнәр үзләштерә?

«Тәнәфес» үзәгендә шөгыльләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар һәм малайлар Казан Кремлендә фотокүргәзмә тәкъдим итте. Алар үзләре өчен яңа шөгыль үзләштергән һәм уңышлары белән уртаклаша. Үзәк инвалид балаларга төрле һөнәрләр үзләштерергә һәм киләчәктә эш табарга ярдәм итә.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү җиңел түгел – кемдер хәтта камераны кулында тотып та тора алмый»

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала дөньяны нинди итеп күрә? Казан Кремленең Благовещение соборы тарихы музеенда узучы «Ана мәхәббәте» инклюзив фотокүргәзмәсенә килүчеләр бу сорауга җавапны белә алды.

Фотоларда бары тик җылылык һәм яктылык кына чагылган. Алар барысы да балаларның әниләренә карата мәхәббәте турында сөйли. Үзенчәлекле балаларның әниләре беркайчан да бирешми, баласының уңышларына чын күңелдән ышана һәм аны ничек бар, шулай ярата. Шуңа күрә әлеге фотокүргәзмә нәкъ менә әниләргә багышланган.

Балалар фотография сәнгатен «Тәнәфес» рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә оештырылган курсларда үзләштергән. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Тәнәфес» үзәге дүртенче ел эшли. Ул Изге Серафим Саровский храмы каршында оештырылган. Биредә инвалид балалар бушлай ИТ-класста укый, инклюзив театр һәм рәсем сәнгате студияләрендә шөгыльләнә, тукыма, балчык, гипс һәм балавыздан эшләнмәләр ясый, аш-су осталыгына өйрәнә, үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Хәзер балалар фото сәнгатен дә үзләштерә ала.

Балалар «Тәнәфес» рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә оештырылган курсларда фотография сәнгатен үзләштергән

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Күргәзмәдә балаларның һәм аларның педагогы – фотограф Анастасия Берсанованың эшләре тәкъдим ителгән. Модель буларак балаларның әниләре катнашкан. Дәресләр сентябрьдә башланган.

«Балалар ике төркемдә шөгыльләнә. Алар барлыгы 15 бала. Кызлар һәм малайлар дәресләргә әниләре белән бергә килә», – дип сөйли «Тәнәфес» үзәге җитәкчесе Ольга Копылова.

«Балалар белән эшләгәндә төрле авырлыклар килеп чыга. Терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган балалар хәтта камераны кулында тотып та тора алмый. Кайберләренә бер үк әйберне берничә тапкыр аңлатырга туры килә – ә алар аны бераздан барыбер оныта. Дәресләр төркем белән үткәрелүгә карамастан, педагог һәркем белән аерым эшли, һәр балага игътибар бирә. Биремнәр дә төрле. Педагог аларны балаларның мөмкинлекләренә карап бирә», – дип аңлатты үзәк җитәкчесе.

Ольга Копылова: «Балалар ике төркемдә шөгыльләнә. Алар барлыгы 15 бала. Кызлар һәм малайлар дәресләргә әниләре белән бергә килә»

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Тәнәфес»тә иҗади юнәлешләр күп, әмма без аерым интеллектуаль юнәлеш оештырырга булдык»

Иң мөһиме – һәр курсант прогресс күрсәтә, ди Ольга.

«Безнең үзәктә төрле диагнозлы балалар шөгыльләнә. Без аларны авыруларына карап төркемнәргә бүлмибез. Барлык теләүчеләрне кабул итәбез. «Тәнәфес»тә иҗади юнәлешләр күп, әмма без аерым интеллектуаль юнәлеш оештырырга булдык», – дип билгеләп үтте ул.

Проект үз эшен дәвам итәчәк. Тиздән яңа укучылар җыю көтелә.

«Проектны балалар һәм әти-әниләр бик ошатты. Бигрәк тә мәктәпне тәмамлаучы яшүсмерләрнең ата-аналары уңай бәяләде. Балаларга мәктәптән соң нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. Инвалид балалар арасында бу бик мөһим мәсьәлә. Киләчәктә фотография белән бәйле һөнәр сайламасалар да, алар ниндидер эшкә өйрәнә, бу тормышта файдалы булачак», – дип өстәде Ольга.

«Тәнәфес»тәге түгәрәкләр һәм секцияләр балаларга киләчәктә эшкә урнашырга ярдәм итү өчен булдырылган, дип ассызыклады ул.

Проект үз эшен дәвам итәчәк. Тиздән яңа укучылар җыю көтелә.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Инвалид яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе безнең җәмгыятьтә бик кискен тора. Шуңа күрә без хезмәт остаханәләре булдырабыз, анда үзенчәлекле кешеләр эшләгән эше өчен акча ала. Бу – безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Хәзерге вакытта бездә җиде остаханә бар. Быел үзәктән читтә дә тулы цикллы өч остаханә ачарга телибез. Яшьләр даими нигездә хезмәт хакы ала алсын өчен киңәергә планлаштырабыз», – дип сөйли Ольга.

Үзәктә шөгыльләнүчеләр гипс һәм керамикадан бизәнү әйберләре, шәмнәр һәм башка бик күп төрле әйберләр ясап акча эшли. Аларның эшләре «Горки Парк» сәүдә үзәгендәге сувенир кибетендә, шулай ук хәйрия ярминкәләрендә һәм чиркәү кибетләрендә сатыла.

«Һәр бала тулы тормышлы шәхес булырга тиеш. Шуңа күрә без аларның шәхси үсешенә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип игътибар итте үзәк җитәкчесе.

Ризван Таһиров «Тәнәфес»тә инде икенче ел шөгыльләнә. «Үзәк безгә башка балалар белән аралашу мөмкинлеге бирә, бу безнең өчен бик мөһим», – ди аның әнисе.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Дәресләргә башка балалар белән аралашу өчен киләбез»

20 яшьлек Ризван Таһиров «Тәнәфес»тә инде икенче ел шөгыльләнә. «Үзәк безгә башка балалар белән аралашу мөмкинлеге бирә, бу безнең өчен бик мөһим», – ди аның әнисе Римма Таһирова.

«Ризван рәсемгә, кул эшләре түгәрәгенә йөри. Монда башка балалар белән аралашу өчен киләбез. Улым дәресләргә шундый теләп йөри», - дип сөйли ул.

«Улым төзелеш көллиятен тәмамлады. Махсус төркемдә укыды, декоратив әвәләү эшен үзләштерде, әмма сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле эшли алмый», – ди Римма.

Ралинә Хәбибуллинага 19 яшь. Ул фотопроектта катнашкан һәм профессиональ фотограф булырга җыена.

«Безне фотоаппаратны көйләргә, төшерергә, кадрларны ретушьларга өйрәттеләр. Әнидән мине техникумдагы түләүле курсларга яздыруын күптән сорый идем. Тик әни анда артык авыр булыр, дип борчыла иде. Хәзер ул минем уңышларымны күрде. Көзен документлар тапшырырбыз, дип ышанам», - дип елмая кыз.

Ралинә төшергән фотографияне күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Кыз үзенең эше белән бик горурлана.

«Анастасия Александровна безне әнием белән фотога төшерде, шуңа күрә күргәзмәдә мин ясаган кадр да, мин үзем төшкән фото да бар. Бу минем өчен зур шатлык», – диде ул.

Үзәктәге инклюзив мохит балаларда тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Балалар безнең барыбызның да төрле булуыбызны аңлый»

Алия Гәрәеваның өч кызы да үзәктә шөгыльләнә: 13 яшьлек Азалия, 10 яшьлек Асель һәм 6 яшьлек Айлин. Алиянең өлкән кызы инвалид – Азалия начар күрә.

«Азалия сәламәтләндерү физкультурасы белән шөгыльләнә, театр студиясенә, аралашу клубына йөри, бизәнү әйберләре ясый һәм аш-су осталыгын үзләштерә. Асель белән Айлин тегәргә өйрәнә, бию түгәрәгенә йөри. «Тәнәфескә»кә без 2022 елдан – үзәк ачылганнан бирле йөрибез», – ди кызларның әнисе.

«Үзәктә аралашу мөмкинлеге булу яхшы. Биредә лидерлык сәләте булган кызлар һәм егетләр бар, алар башкалар өчен җаваплылык ала, аларга ярдәм итә. Алар балалар өчен бик яхшы үрнәк булып тора», – дип аңлата Алия.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Үзәктәге инклюзив мохит балаларда тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә, дип өстәде ул.

«Сәламәт балалар безнең барыбызның да төрле булуыбызны күрә һәм бу төрлелекне кабул итәргә һәм аңларга өйрәнә», - диде Алия.

«Тәнәфес» үзәге Казанның Идел буе районында Кол Гали урамы, 10 йорт адресында урнашкан. Бу 800 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина. Монда теләге булган һәркем килә һәм үзәкнең тормышына кушыла ала.

Елена Фенина, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus