Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскида химия-технология лицееның эшен бәяләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскига эш сәфәре кысаларында «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесе бүгенге көндә меңгә якын укучы (райондагы барлык укучыларның өчтән бере) белем ала торган учреждениенең программалары белән танышты.

Соңгы елларда лицей масштаблы модернизация узды: капиталь ремонттан соң һәм «Аммоний» предприятиесе ярдәме белән биредә интерьер яңартылды һәм заманча профильле кабинетлар ачылды. Лицей директоры Евгений Ямщиков билгеләп үткәнчә, лицейда заманча биологик микролаборатория, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр эшли, актлар залы да яңартылган. 2023 елдан учреждениедә шулай ук «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе сыйныфлары эшли.

Лицей укучылары мәктәп укучыларының «Е – фактор» проект инженерлык олимпиадасында актив катнаша. Лицей базасында ел саен физика, химия һәм математика буенча «Зур химиянең киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасы уза. Лицей укучылары - әлеге олимпиадаларның даими җиңүчеләре һәм призерлары.

Моннан тыш, 2024 елдан лицей химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру өчен эксклюзив мәйданчык булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль дәрәҗәдән халыкара дәрәҗәгә кадәр үскән бу олимпиаданың чишмә башында шәхсән Фәрит Мөхәммәтшин торган.

Узган ел интеллектуаль ярыш Россиянең 52 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан 732 катнашучыны берләштерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus