Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Киләсе җәйдә «Сәләт» лагерьларында 14 меңнән артык бала ял итәчәк

2026 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 14 меңнән артык баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Быел безнең бик күп сменалар уза, Россия күләмендә генә түгел, шулай ук халыкара проектлар да каралган, быел «Сәләт»нең «Йолдызлы» базасында халыкара проект булачак. Шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә төрле сменалар каралган. Гомумән әйткәндә, җәй көне 25 смена узачак, аларда 14 меңнән артык баланың катнашуы көтелә. Быел Кырымда шулай ук ике өстәмә оешма булдырыла. Тагын бер смена – «Сәләт» мәктәбенең беренче сафлары өчен, анда балалар ата-аналары белән берлектә катнашачак», – дип сөйләде Татарстан Президенты ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тимур Сөләйманов татар телен популярлаштыру «Сәләт» лагерьларының төп миссияләреннән берсе булуын искәртеп узды. Җитәкче сүзләренчә, «Сәләт» лагерьларында эшләүче һәрбер әйдаманга татар телен белү мәҗбүри.

«Безнең миссия ул, әлбәттә, туган телебез белән бәйле, безгә татар телен белмәгән балалар да килә, «Сәләт» аланнарыннан соң аларда татар теленә карата мәхәббәт уяна, киләчәктә алар теләп, тырышып, кызыксынып җырлар тыңлый, мәдәнияткә тартыла һәм аларның тел белү дәрәҗәсе дә үсә. Җәйге ялда әйдаманнарыбызиң зур роль уйный. Алар зур бәйге аша уза, төрле мәктәпләр оештырыла. һәрбер әйдаман камил дәрәҗәдә татарча белә. Аның миссиясе – балаларны «Сәләт» дөньясы белән таныштыру, татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт уяту», – дип искәртеп узды ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus