Татарстан - гыйнварда бирелгән кредитлар күләме буенча гомумроссия рейтингында бишенче
Татарстан Республикасы 2026 елның беренче ае нәтиҗәләре нигезендә бирелгән кредитлар күләме буенча гомумроссия рейтингында бишенче урынны алды, Берләшкән Кредит Бюросы мәгълүматлары шуны раслый.
Республика халкы 28,65 миллиард сумлык 76,44 мең ссуда рәсмиләштергән. Төбәк лидерлар исемлегендә югары позициядә булуга карамастан, базарда сезонлы пассивлык теркәлгән: декабрь белән чагыштырганда бирелгән кредитлар саны – 22 процентка, ә аларның күләме 45 процентка кимегән.
Ил буенча гыйнвар аенда гражданнар 2,82 миллион ссуда рәсмиләштергән, бу декабрь күрсәткечләреннән 20 процентка кимрәк. Ваклап кредит бирүнең гомуми күләме 814,13 миллиард сумга кадәр азайган. Шул ук вакытта, еллык нисбәттә күләмнең 54 процентка арту теркәлгән, ә бирелгән кредитлар саны үзгәрмәгән диярлек: 2025 елның гыйнварында 2,83 миллион кредит бирелгән.
Бирелгән кредитлар структурасында иң зур өлешне (43 процент) ипотека били, гәрчә бер ай элек ул 56 процент тәшкил иткән иде. Акча сегментына 32 процент туры килгән (үсеш - 22 процент), кредит карталары өлеше - 12 процентка, ә POS-кредитлар 2 процентка арткан. Автокредитлар өлеше 11 процент дәрәҗәсендә тотрыклы калган.
Кредит бирү күләме буенча лидер төбәкләр бишлегенә шулай ук Мәскәү (93,54 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (62,75 миллиард сум), Санкт-Петербург (46,89 миллиард сум) һәм Краснодар крае (31,25 миллиард сум) кергән.
Шул ук вакытта, иң югары кредит активлыгын Алтай, Коми, Тыва, Карелия Республикалары, Ненец, Чукот, Ямал-Ненец автономияле округлары, Камчатка крае, Магадан, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре халкы күрсәткән, анда һәр 100 кешегә өчәр яңа кредит туры килгән. Иң түбән активлык Дагыстан, Чечня һәм Ингушетиядә теркәлгән – 100 кешегә 1 кредиттан кимрәк.