Антон Вайно Миңнехановка: 23 Февраль хәрби традицияләрнең дәвамчанлыгын символлаштыра
РФ Президенты администрациясе җитәкчесе Антон Вайно ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
«Бу бәйрәм буыннан-буынга тапшырыла торган данлы хәрби традицияләрнең дәвамчанлыгын, язмышларын хәрби хезмәткә, Ватанга хезмәт итүгә багышлаган геройларыбызга бөтен халыкның бердәм ярдәмен символлаштыра», - дип билгеләп үткән котлау телеграммасында Президент администрациясе башлыгы.
«Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим», – дип йомгаклаган сүзен Антон Вайно.