Актаныш авыл хезмәтчәннәре махсус операция хәрбиләренә ярдәм йөзеннән концерт куйды
Актаныш районының Теләкәй авылында халыкка «Без бергә» хәйрия концерты программасы тәкъдим иттеләр. Чара җылы, рухи атмосферада узды һәм авыл халкын уртак максат белән берләштерде.
Концерт нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән 15 800 сум акча җыелган. Акчаларны сугышчыларга ярдәмгә юнәлтәчәкләр.
Концертны оештыручылар һәм анда катнашучылар авыл халкына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар сугыш хәрәкәтләренең тизрәк тәмамлануын һәм барлык якташларының туган якларына исән-имин кайтуларын теләделәр.