Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Әһлиуллин вафат булды

Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Әһлиуллин 85 яшендә вафат булды.

Мөнир Абдулла улы 1940 елның 27 сентябрендә Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында туа. Казан университетын һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1960 елдан - Кама Тамагы районының «Кызыл байрак» («Красное знамя») газетасы мөдире. Аннары телевидениедә эшли - 1963 елдан Лениногорск студиясенең мөхәррире була. 1968 елдан - ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире, ә 1969 елдан Уфада «Кызыл таң» газетасында бүлек җитәкчесе булып эшли.

1973-1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт куя (корректор, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан – баш мөхәррир). 1997 елдан Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары вазифасын башкара. 1999-2003 елларда - «Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары, 2005-2007 елларда - «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире.

Мәкаләләре «Татарстан яшьләре» газетасында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Татарстан» журналларында һәм башка газета-журналларда басыла. Язмаларының төп темалары - дәүләт төзелеше, милләтара мөнәсәбәтләр, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре.

1984 елда Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты була. 1990-1995 елларда - Татарстанның халык депутаты.

Мөнир Әһлиуллин белән хушлашу мәрасиме бүген Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus