Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Корстон» сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз бүлмәсе ачылды

«Корстон» сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Корстон» ҖЧҖ генераль директоры Илфар Хәлимуллин, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев һ.б. чакырылган кунаклар һәм оештыручылар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Намаз бүлмәсенең тантаналы ачылышында Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул намаз бүлмәсен булдыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде.

Илфар хәзрәт, Пәйгамбәребезнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016нчы елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

Намаз бүлмәсе Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен зур бүләк булды. Ул 10-15 кешегә исәпләнгән (гомуми мәйданы 12 кв.м.), биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз укый ала. Биредә тәһарәт алу өчен барлык уңайлыклар бар, келәмнәр (намазлыклар) җәелгән.

Бүлмә «Корстон-Казан» директоры Илфар Илдар улы Хәлимуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus