Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кама Аланында яңартылган 5нче спорт мәктәбе ачылды

Кама Аланында масштаблы реконструкциядән соң рәсми рәвештә 5нче спорт мәктәбе ачылды. Ачылыш тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халкы миллионнан артып киткән һәр шәһәр дә мондый объект белән мактана алмый. Ремонт бик сыйфатлы килеп чыкты, биредә спортның төрле төрләре буенча бүлекләр ачарга, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга була. Егетләр, сезгә мөрәҗәгать итәм: мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Нәкъ менә шундый зур булмаган шәһәрләрдә йолдызлар кабына», - дип белдерде Владимир Леонов.

Мәгариф учреждениесендә хәзерге вакытта спортның биш төре буенча 500гә якын кеше шөгыльләнә.

«Без барыбыз да спорт мәктәбенең нинди хәлдә булуын хәтерлибез. Аны реконструкцияләүгә моңарчы күрелмәгән зур акчалар тотылды, болар барысы да республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме һәм безнең уртак җиңүебез. Биредә шөгыльләнүчеләр саны 1000 кешегә җитәргә тиеш. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде Радмир Беляев.

Фото: t.me/radmirbelyaev

Район башлыгы сүзләренчә, бинада инженерлык челтәрләрен алыштырганнар һәм бизәкләү эшләре башкарганнар, шул исәптән залларны, санузелларны, душ һәм чишенү бүлмәләрен яңартканнар. Мәктәп мәйданы ике тапкырга диярлек арткан - хәзер ул 5 мең квадрат метрдан аз гына кимрәк.

5нче спорт мәктәбен яңартуга республика бюджетыннан 523 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бинаны реконструкцияләү балалы гаиләләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus