Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

20 февральдә Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә

Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә: республикага көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары киләчәк, кар, буран һәм җилнең көчәюе фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә төбәк киң антициклон йогынтысында булды: көндез температура -8..-14 градус тәшкил итсә, төнлә -18..-24 градуска, урыны белән -25..-30 градуска кадәр төште. Пәнҗешәмбе, 19 февральдә, сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәде – явым-төшем булмады, көндез һава температурасы -7-12 градус тәшкил итте, урыны белән -16 градуска кадәр түбәнәйде.

Җомга, 20 февральдә, һава торышы үзгәрәчәк: иртән һәм көндез территориянең күпчелек өлешендә кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә, буран вакытында күз күреме сизелерлек начарая, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк; юлларда кар көртләре барлыкка килүе ихтимал. Төнлә температура -10..-15 градус, аязганда -17..-22 градус, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 21 февральдә, һава торышының тотрыксыз характеры саклана – урыны белән бераз кар, аерым районнарда буран көтелә. Температура төнлә -10..-15 градус, көндез -4..-9 градус тәшкил итә. Якшәмбе, 22 февральдә, төнлә бераз кар явуы ихтимал, көндез исә циклон китү һәм атмосфера басым арту белән явым-төшем туктарга тиеш. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градус, көндез -5..-10 градусны күрсәтәчәк. Якынча фараз буенча, дүшәмбе, 23 февральдә, атмосфера фронтының якынлыгы аркасында урыны белән бераз кар явачак, төнлә температура -11..-16 градус, көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 20 февральдә буран көтелүе, шулай ук җилнең тизлеге секундына15-18 метрга кадәр җитүе һәм күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы турында кисәткән иде. 17 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда айлык норманың 156 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Гидрометеоүзәктә билгеләп үтүләренчә, бу кыш ун ел эчендә иң карлы кышларның берсе булырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus