«Шагыйрь булып та, солдат булып та»: Фатих Кәрим иҗатына багышланган күргәзмә ачылды
19 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь булып та, солдат булып та» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чара шагыйрьне искә алу көненә багышланган иде. Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә һәлак булган. Күргәзмәдә уникаль экспонатлар – пуля тишкән шинель һәм аяк киеме, аларны шагыйрь 1945 елның февралендә һәлак булганнан соң хезмәттәшләре Казанга посылка белән җибәргән. Шигырьләр һәм язмалар белән тулы 17 дәфтәр, Фатих Кәримнең портреты, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, шагыйрьнең 1943 елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәре тәкъдим ителә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фатих Кәрим коллекциясе Милли музейда 1946 елда формалаша башлый. Беренче материалларны шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова алып килгән була. Күргәзмә турында тулырак тарих фәннәре кандидаты, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина сөйләде.
Күргәзмәдә Фатих Кәримнең иптәшләре җибәргән посылка тышлыгын-капчыкны күрергә мөмкин. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг (хәзерге Калининград шәһәре) янында шагыйрь һәлак булганнан соң, хезмәттәшләре аның шинелен, итекләрен, шигырьләр язылган блокнотларын, хатыны һәм балаларыннан килгән хатларын нәкъ менә шушы посылкага салып җибәрәләр. Кәримнең полкташлары аның үз туган ягында танылган шагыйрь булуын белгән. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова посылканы иренең һәлак булуы турындагы хәбәрдән алдарак ала һәм аның инде исән түгеллеген шунда ук аңлый.
Әлеге посылкада Фатих Кәримгә кызлары – Ләйлә һәм Ада язган хатлар да була. Алар да шагыйрьнең башка шәхси әйберләре белән бергә, әлеге посылкада Казанга кайта, ә хәзер исә ТР Милли музеенда экспонат буларак тәкъдим ителә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фатих Кәрим сугыш башлануга ук яу кырына китә, фронтта ул сапер булып хезмәт итә.
«Сугышта хәлләр бик авыр булса да, ул язучылар белән хат алышкан һәм шигырьләрен бастырган. Сугыш елларында аның берничә кечкенә шигырь җыентыгы дөнья күрә», – дип сөйләде Алсу Хәйруллина.
Сугышка кадәр Фатих Кәримнең хәрби эшкә катнашы булмый. 1938 елда ул «буржуаз национализм»да гаепләнеп репрессияләнә. Төрмәдән азат ителгәч, ул үз теләге белән фронтка китә. Алсу Хәйруллина сүзләренчә, Татарстан язучылар оешмасында әгъза булып торучыларның якынча 80 проценты фронт сызыгында була.
«Ул аклана һәм декабрьдә сөргеннән кайту белән Хәрби комиссариатка юл тота. Аны фронтка шунда ук диярлек җибәрәләр. 1941 елның декабреннән 1945 елның февраленә кадәр ул гамәлдәге армия сафларында була», – дип билгеләп үтте Алсу Хәйруллина.
Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиядә (хәзерге Калининград өлкәсе) Кенигсберг шәһәре янындагы сугышларда батырларча һәлак була. Шагыйрь Калининград өлкәсенең Багратионовск районындагы туганнар зиратында (хәзерге Нивенское авылы янында) җирләнгән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Экспозиция башта шагыйрьнең кызы Ләйлә, ә хәзер оныгы Артем Кәримов тарафыннан тулыландырыла. Биредә беренче тапкыр шагыйрьнең «Соңгы дәфтәр»ен – Фатих Кәримнең соңгы шигырьләре язылган блокнотны күрергә мөмкин. 2009 елда бу шигырьләр татар телендә басылып чыккан иде. Моннан алда әлеге дәфтәр Кәримнәр гаиләсе архивында сакланган.