Илче Бәһрәйннең ислам дөньясы мәдәни башкаласы Казанда узачак чараларда катнашуын раслады
Бәһрәйннең Россиядәге илчесе Әхмәт Абдулрахман Мәхмүт Исмаил әс-Саати ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин белән очрашуда корольлекнең 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак Казанда узачак яшьләр форумнарында катнашуын раслады. Бу хакта төркемнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Майда гарәп илләреннән килгән журналистлар өчен медиафорум оештырылачак. Моннан тыш, стратегик караш төркеме әгъзалары катнашында төрле юнәлешләр буенча яшьләр вәкилләреннән аерым фокус-төркемнәр төзү планлаштырыла. Әс-Саати үз иленнән кандидатлар сайлауда ярдәм күрсәтәчәк.
Дипломат шулай ук Татарстан башкаласы «стартаплар өлкәсендә Мәскәүдән соң икенче шәһәр булды», дип билгеләп үтте. «Бу – имин шәһәр. Монда матур традицияләр. Бу сезнең уңай як», - диде ул.
Әңгәмәдәшләр шулай ук Бәһрәйн ягының «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашуы, бергә яшьләр программаларын гамәлгә ашыру һәм партнерлык финанславы мәсьәләләрен хәл итү (шул исәптән Бәһрәйндә урнашкан AAOIFI оешмасы аша да) турында фикер алыштылар.