Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Питрәчтә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

17 февральдә Ленино-Кокушкино авылында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре белән берлектә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда Милли китапханәнең фәнни – методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгалим кызы Җамалиева катнашты, дип хәбәр итә ТР зучылар берлеге.

Язучы белән әңгәмә формасында оештырылган «Юлда булу хәерле…» дип исемләнгән иҗади кичәне үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина алып барды, залда утыручы китап сөюче авыл халкы, китапханәчеләр, укытучылар белән күзгә күренмәс җылы элемтә урнаштырды.

Ринат Мөхәммәдиев үзенең тормыш кыйбласы нидән гыйбарәт булуын иҗат ителгән күпсанлы әсәрләре аша халкыбызга җиткерүе турында сөйләде. Кичәдә катнашучылар язучының романнары, повесть һәм хикәяләре буенча үзләренең уй-фикерләрен авторга җиткерделәр, очрашу алар күңелендә якты хатирә булып, озак сакланачагын белдерделәр.

Ике сәгатьтән артык барган очрашу кичәсе хәзерге чор татар әдәбияты, татар милләте һәм татар телебез турында фәлсәфи уйланулар белән үрелеп барды. Язучы Ленино-Кокушкино авылы халкына бүгенге катлаулы заманда да татар китабын укып, әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар белән рухланып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә эшләп килүче «Гармония» вокаль ансамбле һәм балалар кичәдә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus