Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Оренбург өлкәсе Дәүләт архивы Муса Җәлилнең биографиясенә бәйле документ тәкъдим итте

Советлар Союзы Герое, Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында туып үскән шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу алдыннан Оренбург өлкәсенең Берләшкән Дәүләт архивы аның биографиясе белән бәйле уникаль документ тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оренбург өлкәсе Берләштерелгән Дәүләт архивының Беляевская урамындагы архив саклагычы бинасында уникаль тарихи документ – Муса Җәлилнең (Җәлиловның) Оренбург шәһәре Халык мәгарифе бүлегенә Казанга укырга җибәрелүе турында 1922 елның 5 октябрендә гарәп графикасы белән татар телендә язган гаризасын тәкъдим итү булды.

Документ Оренбург өлкәсенең Берләштерелгән Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә проектын юбилей датасына әзерләгәндә ачыкланган һәм Оренбург өлкәсе Архив фонды уникаль документларының төбәк реестрына кертелгән. Россия тарихында Муса Җәлилнең әһәмиятен һәм ролен, шулай ук аның мәдәнияткә керткән өлешен исәпкә алып, документның гомумтөбәк кыйммәте бәхәссез. Оренбург архивистлары үтенече белән Муса Җәлилнең гарәп алфавиты текстының транскрипциясен һәм аның рус теленә тәрҗемәсен Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Марсил Фәрхшатов һәм ТР Дәүләт архивы белгечләре – генеалогик характердагы сорауларны үтәү бүлеге башлыгы Лилия Назыйпова һәм баш архивчы Айгөл Әхмәтова әзерләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus