Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә 2030 елга 20 мең берәмлектән артык җәмәгать транспортын яңартырга планлаштыралар

2030 елга Россия Транспорт министрлыгы программалары буенча төбәкләрдә 20 мең берәмлектән артык җәмәгать транспортын яңарту планлаштырыла. Бу хакта транспорт министры Андрей Никитин, «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте, дип яза РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Министр сүзләренчә, шәһәр җәмәгать транспорты үсеше «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Президент кушуы буенча 2030 елга җәмәгать транспортының кимендә 85 процентын норматив хәлгә китерергә кирәк.

Транспорт министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр РФ субъектларына 16,3 мең берәмлек техника бирелгән, шул ук вакытта 2025 елда – 4,5 меңгә якын транспорт чарасы.

Моннан тыш, министрлык паркны яңарту тәртибен үзгәртте: төбәкләр транспорт чаралары хакының кимендә 40 процентын каплый торган субсидияләр ала. Шулар ярдәмендә Россия шәһәрләрендә 2026 елда ук кимендә 1,6 мең яңа транспорт чарасы барлыкка киләчәк, дип көтәләр.

Шулай ук, ташламалы лизинг программасын һәм концессия буенча электр транспортын яңарту программасын да кертеп, ярдәмнең гамәлдәге механизмнары саклана. Транспорт министрлыгы, Андрей Никитин ассызыклаганча, төбәкләргә методологик ярдәм күрсәтергә һәм җәмәгать транспорты хуҗалыгы белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тиражлауда ярдәм итәргә әзер.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus