Юрист кичләрен фатирда шау-шулы җыештыру эшләре башкарган өчен штрафлар турында искәртә
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кичке һәм төнге вакытта артык шау-шулы җыештыру өчен административ җаваплылык яный. Штраф күләме 5 мең сумга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте «РИА Новости» агентлыгына Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының административ хокук кафедрасы ассистенты Тургной Зокиров.
Эксперт сүзләренчә, тынлык турында бердәм федераль закон юк - һәр төбәк тавыш чыгару тыелган вакыт аралыкларын, шулай ук штрафлар күләмен мөстәкыйль билгели. Гражданнар өчен региональ законнарда каралган максималь штраф суммасы 5 мең сумнан артмаска тиеш.
Зокиров төрле субъектлардан мисаллар китерде: Калуга өлкәсендә шау-шу 23:00 дән 7:00 гә кадәр, Омск өлкәсендә — 22:00 дән 8:00 гә кадәр, шулай ук 13:00 дән 14:00 гә кадәр, Алтай Республикасында 22:00 дән 6:00 гә кадәр тыелган.
Юрист аңлатканча, җыештыру вакытындагы шау-шу өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеге конкрет төбәк законында күрсәтелгән шау-шулы гамәлләр исемлегенең ачык яки ябык булуына бәйле. Әгәр төбәк законы көнкүреш шау-шуын хокук бозуларга кертсә, анда яшәүчегә штраф яный ала.