Тарихчылар һәм әдәбият белгечләре Казанда узачак «Җәлил укулары»на җыелачак
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» бөтенроссия фәнни конференциясе Казанда 25-27 февральдә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее оештыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына ирешүгә юнәлтелгән.
Конференцияне ачу тантанасы һәм пленар дискуссия 26 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында узачак. Чаралар 10.00 сәгатьтә башланачак. Катнашучыларга Татарстан Милли музее тупланмасыннан чын Моабит дәфтәрләрен тәкъдим итәчәкләр.
Конференция кысаларында өч секция эше планлаштырылган. Беренчесе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак һәм Җәлилнең әдәби мирасына һәм аның мәдәнияткә тәэсиренә багышланачак.
Икенче секция Муса Җәлилнең музей-фатирында узачак. Катнашучылар музей эшчәнлеге, хәрби һәм героик вакыйгаларны аңлау һәм актуальләштерү ысуллары, шулай ук тарихи хәтерне саклау турында фикер алышачак.
Өченче секция Казан Кремле гавәми урыннарында узачак һәм Россиядә эзләү хәрәкәте тарихына багышланачак.
Конференция вакытында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында Татарстан Милли музее әзерләгән «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсе эшләячәк.