Сызраньда «Туган көйләр» VIII зона конкурс-фестивале узачак
18 февральдә Сызраньның «Авангард» мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Туган көйләр» VIII зона конкурс-фестивале узачак. Бу хакта «Самар татарлары» хәбәр итә.
Конкурсның максаты – халык җырын саклау һәм үстерү, төрле милләт мәдәниятләрен үзара баету, үсеп килүче буында халык мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән танышу аша патриотизм хисе тәрбияләү.
Конкурсның гамәлгә куючысы — Сызрань шәһәр округы администрациясенең мәдәният идарәсе, оештыручысы - «Мәдәни-ял итү комплексы» бюджет учреждениясе.
«Татарлар, бу безнең мөмкинлек! Әйдәгез, бергәләп безнең нинди сәләтле һәм үзенчәлекле булуыбызны күрсәтик. Туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклыйк һәм традицияләрне алга таба – музыка һәм хис-кичерешләр аша тапшырыйк», ди оештыручылар.