Актаныш районында авариядә 62 яшьлек ир-ат үлгән
ТР Актаныш районы трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.
ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 48 яшьлек хатын-кыз Renault машинасында каршы як полосага чыккан һәм Hyundai автомобиле белән бәрелешкән.
Авариядә Hyundai автомобиленең 62 яшьлек йөртүчесе урында ук үлгән.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе