Казан янында берничә машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Казан-Оренбург трассасында берничә машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең зыян күрүе билгеле булды.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, кичә кич «ПАЗ» автобусының 63 яшьлек йөртүчесе Сокуры авылы ягыннан Казан-Оренбург юлы буйлап хәрәкәт иткән. Тизлеген арттырып, ул каршы як полосага чыккан һәм берьюлы өч машина (KIA, Volkswagen һәм Mercedes) белән бәрелешкән.
Автобусның йөртүчесе һәм җиңел автомобильләрдәге ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә китергәннәр.