Быел 13 муниципалитетта «Безнең ишегалды» программасы буенча 561 территория ремонтланачак
2026 елда Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 561 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. «ТР Шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Ногманова төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле узган алты ел эчендә Татарстанда 5851 ишегалды территориясе яңартылган. Республиканың дүрт муниципаль берәмлегендә 243 ишегалдын төзекләндерәсе бар әле.
ТР Шәһәрләрен үстерү институты директоры сүзләренчә, «илнең башка төбәкләре арасында бу нәтиҗәгә тиңнәр юк». Гомумән алганда, Татарстанда яшәүче 1 миллион 650 мең кеше программаның уңай йогынтысын тойды.
Ногманова шулай ук ишегаллары республика программасына кертелгән өч критерийны да телгә алды. Аерым алганда, күп фатирлы йорт 2014 елга кадәр төзелергә, ишегалды территориясен ремонтлау эшләре башкарылмаска, ә асфальт-бетон өслекнең сыйфаты БТИ инвентаризациясе нигезендә канәгатьләнерлек түгел дип табылырга тиеш.
2026 ел программасына Казан, Чаллы шәһәрләре, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнары кертелгән. Әлеге 13 муниципалитетның дүртесендә (Казан, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама) эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
«ТР Шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры 2026 елга юл картасын тәкъдим итте. Гыйнвар ахырына кадәр төзекләндерү схемалары буенча беренчел фикер алышулар үткәрелергә, милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре әзерләнергә һәм килештерелергә тиеш иде. 6 февральгә кадәр җиһазларның спецификациясе формалаштырылды.
Бүгенге көнгә милекчеләрнең гомуми җыелышларының 540 беркетмәсе кабул ителгән, тагын өчесе тикшерелә, 18е эшкә алынган. Чаллы, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск һәм Түбән Кама районнары беркетмәләрне тапшыруны төгәлләгән.
17 февральгә җиһазлар белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр белән килешүләр имзалау планлаштырылган. Килешүләрнең гомуми бәясе 845,4 миллион сум тәшкил итә, шуларның 528,8 миллионы – балалар һәм спорт җиһазларына, ә 316,6 миллионы хуҗалык-көнкүреш һәм урам җиһазларына туры килә.
Моннан тыш, Ногманова гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча статистика китерде. 2025 елның 29 ноябреннән 2026 елның 13 февраленә кадәр Татарстанда яшәүчеләрдән 340 мөрәҗәгать килгән. Аларның 36 проценты - ишегалларын «Безнең ишегалды» программасына кертүгә, 18 проценты – парковка урыннарын арттыру буенча тәкъдимнәргә, 24 проценты эшләрне оештыру мәсьәләләренә кагыла.