Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының баш батыры билгеле
Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының баш батыры билгеле.
Әлеге исемгә Чаллы көрәшчесе, Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Радик Сәлахов лаек булды. Турнирның баш батырына Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.