Искәндәр Гыйләҗев: Муса Җәлилнең эшчәнлеген популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә кирәк
Күренекле галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бүгенге көндә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын һәм эшчәнлеген популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә кирәклеген белдерде. Галим фикеренчә, яшь буын шагыйрьнең иҗатын белсен өчен яңа формалар хакында уйланырга кирәк.
«Хәзерге заман яшьләре бөтенләй башкача уйлыйлар. Алар башка шартларда тәрбияләнгән. Алар тарихның нәрсә икәнлеген аңлап җиткермиләр, аларның тарихи базалары бик сай. Минем уйлавымча, хәзерге көндә без яшьләр арасында Муса Җәлилнең эшчәнлеген популярлаштыруның яңа ысулларын, ниндидер яңа формаларын эзләргә тиешбез. Әлеге эштә бигрәк тә яшьләрнең үзләренә таянырга кирәк», – диде ул Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты: бүгенге караш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында.