Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым дәүләт программасы булачак

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым программа эшли.

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов Татарстанның профильле министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Фермер хуҗалыкларында савым сыерлары баш санын 1 меңгә җиткерү һәм аннан да арттыру буенча программа эшлибез. Шуның нәтиҗәсендә фермерның башлангыч керткән акчасы гомуми инвестицияләрнең 15 процентыннан артык булмаячак. Калганы – грант ярдәме һәм банк продукты. Бу программа быел ук эшләнер дигән өметтә калабыз», – дип белдерде Роман Некрасов.

Аның сүзләренчә, программа фермер хуҗалыкларына үз технологик дәрәҗәсен һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Роман Некрасов узган елда Татарстанның сугымга мөгезле эре терлек саны һәм сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Россиядә беренче урында булуын билгеләп узды. Ул РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут исеменнән Татарстанның авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

Некрасов республикада нәселле терлекчелекне үстерү мөмкинлекләре дә зур булуын билгеләп узды. «Нәселле савым сыерлары саны буенча Татарстан беренче урында. Моның нигезендә шушы катлаулы, әмма керемле тармакның үсеш юнәлешләрен формалаштырырга мөмкин», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus